Коммуналь милекне инвентаризацияләү һәм рәсмиләштерү эшләренең барышы буенча фикер алышынды, районның торак пунктлары чикләрен кадастр исәбенә кую каралды. Министр җәйге чорда су объектларында куркынычсызлык чараларына аерым игътибар бирергә кушты.
Киңәшмә район Советы һәм башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре, оешма җитәкчеләре, предприятиеләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.