Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башланды. Уку программасын Россельхозбанк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештыра.
Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак. Бушлай белем бирү программасында агробизнес турында һөнәри белем алуга кызыксынучы яшь фермерлар катнаша ала.
Бу Татарстан Республикасыннан крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар булырга мөмкин. «Фермер мәктәбе»ндә катнашу өчен заявканы 29 августка кадәр (шул көнне кертеп) Үз Фермерлыгы аша җибәрергә, ә кирәкле документлар исемлеген, sh.fermer_rt@mail.ru электрон адресына презентация һәм/яки видеоролик җибәрергә кирәк. Катнашу шартлары белән җентекләбрәк ТР МСХиП сайтында танышырга була.