Предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
“Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында” 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора.
Эш көне яки эш көне булмаган бәйрәм көненә кадәрге сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими. Шулай итеп, 2022 елның 30 августы ял көне булып тора, 29 августның эш көне бер сәгатькә кыскара.