«Алга» һәм «Тимер» батальоннары ирекле яшәүчеләре ташламалы шартларда торак ала алачак

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фондына «Алга» һәм «Тимер» хәрби батальоннарында катнашучылар өчен яңа торак программасы эшләргә кушты. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программа республиканың исемле батальоннарында иреклеләр торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән. Искәртеп узабыз, бүген Татарстанда формалашкан "Алга" һәм "Тимер" исемле батальоннарның хәрби хезмәткәрләренә бер тапкыр түләнә торган түләүләре 100 мең сумга - 260 меңнән 360 меңгә кадәр арткан.

Тиешле указга республика президенты кул куйды. Элегрәк билгеле булганча, Татарстан батальоннары «Алга» һәм «Тимер» хәрби частьлары бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне алачаклар. Акчаның күп өлеше махсус операциядә катнашу өчен РФ чиген кисеп чыкканнан соң гына хәрби хезмәткәрләр счетларына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International