Инновацияләргә ярдәм фонды уздыра торган «Старт-1» конкурсына гаризалар алу дәвам итә. Кече инновацион предприятиеләр 4 млн сумга кадәр грант ярдәме алырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. «Старт» программасы үсешнең башлангыч стадиясендә булган һәм үз фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләренең нәтиҗәләрен кулланып, яңа продукция, технология яисә хезмәт күрсәтүне эшләргә һәм үзләштерергә омтылучы кече инновацион предприятиеләрнең яңаларын булдыруга һәм булганнарына ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Конкурс кысаларында тематик юнәлешләр буенча проектлар сайлап алына: цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химик технологияләр, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр һәм ресурсларны саклаучы энергетика. Конкурста физик затлар һәм кече эшкуарлык субъектлары катнаша ала.