Бүген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов традицион киңәшмә үткәрде. Төп мәсьәлә "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә килгән мәсьәләләрне хәл итү турында фикер алышу булды. Мөрәҗәгатьләрнең характеры турында доклад белән Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова чыгыш ясады.
«Бу - хакимият һәм район халкы арасында аралашуның иң кыска юлы. Коммуналь хезмәтләрне китерү, юллардагы иминлек, төзекләндерү - сораулар оператив рәвештә, иң кыска срокларда хәл ителергә тиеш. Шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр - безнең өчен кыйммәтле мәгълүмат. Ә “Халык контроле” халкы өчен бу - үз теләкләрен оператив төстә җиткерү мөмкинлеге”, - дип ассызыклады Илдус Зарипов.
Район территориясендә объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру барышы турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Шитов сөйләде. Ул Кама ярында урнашкан "Ак таулар" кластерын үстерү планнары турында сөйләде. Аның составына урман массивы һәм «Семрук» бистәсенең декорациясе керәчәк.