Татарстанда эссе һава торышы сакланачак

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстанда һава торышы аз хәрәкәтчән антициклон йогынтысында формалаша. Якын көннәрдә республикада 33 градуска кадәр эссе көтелә, дип хәбәр иттеләр Гидрометүзәктә.

Төнлә 10-15°С ка кадәр, көнбатышта 19°С ка кадәр, көндез - 28-33°С ка кадәр көтелә. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, уртача тәүлеклек һава температурасы уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска артык. Татарстан Гидрометүзәгенең якынча фаразы буенча, 26-27 августта республика территориясендә шулай ук эссе һава торышы сакланачак.

Кайбер районнарда атмосфера фронты якынлыгы аркасында кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International