Татарстан хакимияте Россиягә каршы санкцияләр шартларында импортны алыштырырга тиешле продукция исемлеген раслады. Исемлектә 1 792 атама. Тиешле күрсәтмәне ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
"Чит дәүләтләр һәм халыкара оешмалар тарафыннан кертелгән чикләү чаралары шартларында импортны алыштыруны тәэмин итү өчен кирәкле продукциянең кушымтада бирелгән исемлеген расларга", - диелә күрсәтмә текстында. Кушымта бирелгән исемлектә барлыгы 1,7 меңнән артык продукция күчерелгән.
Алар арасында ефәк, руда, крахмал, чүпрә, авыл хуҗалыгы азык, пестицидлар, алкоголь эчемлекләр, текстиль материаллар, медицина эшләнмәләре, металл, пластмасса, каучук, юучы, юучы чаралар һәм башкалар бар. Документ дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләренең торгларын үткәрмичә генә арендага бирү мөмкинлеге өчен эшләнгән.