Бүген Лаешта Г.Р. Державин мәйданында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды. Булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов. "Беренче сентябрь - үзенчәлекле көн. Өлкәннәр аны Белем көне дип атарга күнеккәннәр, ләкин, балалар өчен, беренче чиратта, бу яңа хис-кичерешләр, дулкынлану һәм тормышның яңа этабына күчү.
Безнең бурыч - һәр кыз һәм һәр малай истәлекләрендә бу көн якты һәм шатлыклы вакыйга булып истә калырлык булсын! Безнең өчен иң зур бүләк - балаларыбызның елмаюы! Сезнең иң кыю хыялларыгыз чынга ашсын һәм сезгә көн саен шатлык, яңа ачышлар һәм якты тәэсирләр китерсен!» - дип теләде Илдус Зарипов.