Бүген Совет берлеге Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище урта мәктәбендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе узды. Булачак беренче сыйныф укучыларын Столбище авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Мөбәрәкшин һәм мәктәп директоры Ирина Романова котлады.
Беренче сыйныф укучыларына портфельләр һәм мәктәп җыелмалары, шулай ук "БлагоДарим" хәйрия фондыннан бүләкләр тапшырдылар. Яңа уку елында уңышлар, яңа ачышлар һәм шатлыклы вакыйгалар теләде.