Татарстан Республикасы «Фән һәм университетлар» милли проектын гамәлгә ашыру буенча беренче төбәк булды. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында «Фән һәм университетлар» милли проекты максатларына ирешүне тәэмин итүче
«Фән һәм университетлар өчен инфраструктураны үстерү» региональ проектын гамәлгә ашыру турында килешү төзелде. Яңа төбәк проектын гамәлгә ашыруга 2022 елда федераль бюджеттан 2,5 млрд сум юнәлдерү планлаштырыла. Әлеге акчалар Иннополис Университетының торак комплексында яңа корпуслар төзүгә тотылачак.
Төзелешләрнең гомуми мәйданы 28 мең кв.м тәшкил итәчәк, аларда студентлар һәм яшь галимнәр өчен кимендә 1000 урын булдырылачак. Татарстан Республикасында бүгенге көндә 13 илкүләм проект составында 49 региональ проект гамәлгә ашырыла.