Лаеш районы Советының чираттан тыш сессиясе узды

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Бүген Советның зур залында Лаеш муниципаль районының егерменче сессиясе узды. Ул район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узды. Гавами тыңлаулар билгеләү һәм Генераль планнарны раслау, шулай ук Лаеш районының кайбер авыл җирлекләрендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын раслау турында архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Алексей Карсалов чыгыш ясады.

Утырыш барышында депутатлар тарафыннан берничә мәсьәлә каралды һәм кабул ителде. Аерым алганда, «Лаеш муниципаль районының мактаулы гражданы» исемен бирү һәм «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы үсешендәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International