Мәктәпләрдә 5-9 сыйныф укучылары өчен бөтенроссия тикшерү эшләре башланды

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

19 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр мәктәпләрдә 5-9 сыйныф укучылары өчен бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) узачак. ВПР үткәрү 2022 елның языннан яңа уку елы башына күчерелде. 2022 елның язында мәктәпләр тикшерү эшләренең бер өлешен үткәрделәр һәм шул ук предметлар буенча көз көне кабат тикшерү эшләрен язарга кирәкми. Башка фәннәр буенча ВПР укучылар өчен алдагы ел программасы буенча үткәреләчәк.

Барлыгы 38 мең мәгариф оешмасыннан 7,5 миллионга якын укучы катнашачак. 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математикадан ВПР мәҗбүри. 5 сыйныфта шулай ук барлык укучылар да ВПР ны әйләнә-тирә дөнья буенча язачаклар, 6 сыйныфта - биология һәм тарих буенча, 8 сыйныфларда - чит тел буенча.

7-9 нчы сыйныф укучылары ВПР ны очраклы сайлау нигезендә тагын ике предмет буенча язачаклар: 7 сыйныфларда бу тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча ВПР булырга мөмкин, 8 сыйныфларда бу фәннәргә физика, 9 сыйныфларда химия дә өстәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International