Илдус Зарипов мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләрен аерым контрольгә алуны йөкләде

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бүген Лаеш районы башлыгы барлык мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләрен аерым контрольгә алырга кушты. «Алар турында кайгыртуны, кагыйдә буларак кабул итегез, кешеләр үзләре генә калмаганнарын белергә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Илдус Зарипов авыл җирлекләре башлыкларына. Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова өлешчә мобилизация кысаларында чакырылырга тиешле гражданнар гаиләләренең мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында хәбәр итте. Барлык сораулар да оператив рәвештә чишелә, дип билгеләде ул.

Шулай ук җылыту сезонына әзерлек, Лаеш муниципаль районы Советына кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды, аерым алганда, мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша кергән гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды. Киңәшмәдә район Советы һәм башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International