Хезмәт министрлыгы инвалидларның хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләтеп җибәрде

2022 елның 14 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, инвалидлар декадасы алдыннан 2022 елның 13 октябреннән 7 ноябренә кадәр инвалидларның, шул исәптән инвалид балаларның хокуклары мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды.

Шулай ук татарстанлылар Министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә ала. Кайнар линия телефоны: 8 (843) 557-20-49 (эш көннәрендә: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр). Мөрәҗәгатьне Adelya.Gallyamova@tatar.ru (тәүлек буе) электрон почтасы аша да адреслап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International