Реконструкциядән соң «Казан» халыкара аэропортына килү юлы ачылды

2022 елның 14 октябре, җомга

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара аэропортына керү юлын реконструкцияләүдән соң ачылу тантанасында катнаштылар. «Бүген безнең төбәк өчен зур вакыйга.

Аэропортка юл һәрвакыт йөкләнешле булды, ә "Казан Экспо" күргәзмә комплексы төзелешеннән соң монда еш кына бөкеләр булды. Әмма реконструкцияләү нәтиҗәсендә юлны киңәйттеләр, үткәрү мөмкинлеген ике мәртәбә арттырдылар», - диде Татарстан Президенты.

«Татарстанда һәм тулаем илдә беркайчан да бу кадәр юллар төзелмәде: М-12 дә, М-7 дә, Шали-Баулы трассасы да. Бу илебез җитәкчелеге һәм регионнар җитәкчелеге тарафыннан куела торган барлык бурычларны үтәүче безнең юлчылар ярдәмендә мөмкин. Төзелеш темплары кимемәс, без эшләргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International