Әтиләре мобилизацияләнгән 18 яшькә кадәрге балаларга 20 мең сум акча биреләчәк. Бер тапкыр түләнә торган түләү турындагы карарны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Ничек алырга?
Мөрәҗәгать итүчегә түбәндәге документлар белән Лаеш районының социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк:
- паспорт
- күчермә һәм оригинал;
- бала (балалар) туу турында таныклык - күчермә һәм оригинал; - мөрәҗәгать итүче өчен ачылган счетның реквизитлары;
- шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язма ризалык.
Гариза һәм документларның күчермәләре почта элемтәсе белән социаль яклау исеменә җибәрелергә мөмкин. Бу очракта күчермәләр нотариаль яктан яисә оригиналлар биргән орган тарафыннан таныкланырга тиеш. Документлар эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча Лаеш районының социаль яклау бүлегенә 8(84378)2-47-31 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.