Бүген Лаешта юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышы узды. Киңәшмә район башлыгы Илдус Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Новиков, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.
Тюрин Михаил Валерьевич - Лаеш районы ЮХИДИ башлыгы авария хәлен анализлау һәм юлларны кышкы тоту буенча төп мәсьәләләр турында сөйләде. Балалар юл-транспорт һәлакәтен булдырмау һәм башкарылган эшләр турында “БДД” ДБУ белгече Гөлшат Зәйнуллина сөйләде.
Шулай ук комиссия утырышында гомуми кулланылыштагы җирле әһәмияттәге юлларның юл буе полосаларын билгеләү һәм куллану кагыйдәләре буенча норматив-хокукый актлар кабул итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына һәм Лаеш шәһәре башкарма комитетына юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча килгән гражданнар мөрәҗәгатьләре каралды.