Лаеш районы Үзәк хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова бүген районыбызда 18 яшьтән өлкәнрәк яшәүче һәр кеше диспансеризация узарга мөмкин булуын искәртте - бу авыруларны профилактикалау буенча медицина тикшеренүләре комплексы.
Бушлай тикшерү ярдәмендә табиблар кан әйләнеше системасы авыруларын, яман шешне, үпкәләрнең хроник авыруларын, шикәр чирен һәм башка авыруларны ачыкларга мөмкин, дип аңлатты Коробова. Шулай ук диспансеризация куркыныч төркеменең төп факторларын ачыклау һәм коррекцияләүгә юнәлдерелгән.
Диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе фельдшер-акушерлык пунктындагы яисә үзәк район хастаханәсендәге ММИ паспорты яки полисы булганда бушлай уздырыла. Теләсә кайсы авыруны дәвалауга караганда булдырмый калу күпкә җиңелрәк. Һәм иртә диагностика кискен һәм хроник авыруларны кисәтү өчен мөһим.