Татарстанлыларга ноябрьдәге кыска эш атнасы турында искә төшерделәр

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм ял көне булып тора.

Россиянең Хезмәт кодексы нигезендә, 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Шулай ук 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. 2022 елда 6 ноябрьдә ял көненә туры килә - якшәмбе. Төбәк кануннары буенча, ял һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми.

Шулай итеп, Татарстанда 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булып тора. 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International