Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен ярдәм чаралары алганда чикләүләрне йомшарттылар. Тиешле закон проектын республика Дәүләт Советының 36 нчы утырышында депутатлар хуплады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, закон проекты гавами хакимият органнары, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация, аның бүлендек җәмгыятьләре, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары тарафыннан күрсәтелгән ярдәм күрсәткәндә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен чикләүләрне йомшартуга юнәлдерелгән.