24еннән 30 октябрьгә кадәр барлык яшьтәге укучыларның ата-аналары «Мәгариф» милли проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган Бөтенроссия ата-аналар компетенциясе атнасына кушылырга мөмкин.
Программа үз эченә 335 чараны ала: балаларны тәрбияләү, укыту, социальләштерү, ата-аналарга очрашырга туры килә торган кыенлыклар һәм кризис ситуацияләре өлкәсендәге аеруча актуаль темалар буенча ата-аналар өчен ачык лекцияләр, вебинарлар, мастер-класслар. Үткәрү форматы: онлайн.