Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан почта бүлекләре вакытлыча үзгәртелгән график буенча эшләячәк. 3 ноябрьдә бүлекчәләрнең эш көне 1 сәгатькә кыскарачак. 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, килүчеләрне кабул итмәячәкләр.
Почта бүлекчәләре эше гадәти режимда 5 ноябрьдә яңартылачак, дип хәбәр итә "Россия почтасы" матбугат хезмәте. Кайбер авыл бүлекчәләренең эш графигы аерылырга мөмкин, нечкәлекләрен сайтта белергә мөмкин. Үзгәртелгән график буенча шулай ук күпфункцияле үзәкләр офислары эшләячәк. Әйтик, 3 ноябрьдә "Минем документлар" барлык офисларында бәйрәм алды эш көне 1 сәгатькә кыскарачак.