Бүген район башлыгы Илдус Зарипов Олы Кабан авыл җирлегендә киңәшмә үткәрде. Агымдагы мәсьәләләр турында җирлек башлыгы Ремис Илһамов сөйләде.
Олы Елга авыл җирлеге бүген динамик рәвештә үсә, димәк, хәл итәргә тиешле мәсьәләләр саны да арта бара, дип ассызыклады Лаеш районы башлыгы. Илһамов сүзләренә караганда, Зур һәм Кече Кабанда бүген 3700 кеше теркәлгән, әмма яшәүчеләр саны күпкә күбрәк.
Бу мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар саны турында мәгълүматлар җыю процессын катлауландыра. Балалар бакчасында урын җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Илдус Зарипов Кече Кабан авылында балалар бакчасы төзелешен тизләтергә кушты. Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында зур эшләр башкарылды.