Илдус Зарипов Лаеш муниципаль районы имамнары белән очрашты. Сокуры авылының “Юлчы” мәчетендә яңа мөхтәсиб сайлаулары узды. Ул Наил хәзрәт Габделханов булды. Элегрәк ул Нурлат районы имам-мөхтәсибе иде.
Наил хәзрәт Габделхановның Нурлат районында имам-мөхтәсиб вазыйфасында биш ел эшләү дәверендә зур эш башкарылган: мәгариф үзәге ачылган, ике ноктада халыкның социаль якланмаган катламнары өчен туклану пунктлары, үлгәннәрне юу бинасы эшли башлаган, балалар өчен татар телен укыту эше оештырылган, ә иң мөһиме - районда конфессияара һәм милләтара татулык оешкан, дин әһелләренең эшчәнлеге дә зур әһәмияткә ия.