Бүген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Комлы-Ковалы авыл җирлегендә киңәшмә үткәрде. Авыл җирлеге башлыгы Надежда Гыйләҗетдинова, башкарылган эшләр һәм беренче чираттагы бурычлар турында сөйләде.
«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре күтәрелде - агымдагы елда Мәктәп тыкрыгы урамындагы 1, 2 нче йорт территориясе төзекләндерелде. Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында 2 урам ремонтланган. Вороновка авылында Кленовая урамы һәм Комлы Кавал авылындагы Яңа тыкрык.