Илдус Зарипов: «Лаеш районында яңа җитештерү 80 нән артык яңа эш урыны ачарга мөмкинлек бирәчәк»

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

«ПолимерПласт» җылылык изоляцияләү материаллары җитештерү буенча Төмән компаниясе Лаеш районында идәннәрне, стеналарны, фундаментларны һәм түбәләрне җылыту өчен кулланыла торган плиталар әзерләү буенча җитештерү комплексын эшләтеп җибәрү мөмкинлеген карый.

Продукция төзелеш секторында, махсуслаштырылган сәүдә челтәрләрендә һәм нефть-газ ятмаларын төзекләндерүдә кирәк.

Илдус Зарипов Төмән шәһәрендә урнашкан «ПолимерПласт» компаниясенең җитештерү мәйданчыгында булды, предприятиенең җитештерү циклын өйрәнде һәм компания җитәкчесе Ринат Гайсин белән очрашты, шулай ук предприятие коллективы белән танышты. Лаеш районы инвесторлар тарафыннан очраклы сайланмаган: республика башкаласына якын булу һәм М-12 трассасына чыгу регионның икътисадый үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International