2022 елның 15 декабрендә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева Лаеш районы халкын кабул итә.
Кабул итү район суд приставлары бүлегендә түбәндәге адрес буенча узачак: Лаеш шәһ., М.Ульянова ур., 54 й. Кабул итүгә 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-02 телефоны номерлары буенча язылырга мөмкин.
Үзең белән паспорт яисә нотариаль рәсмиләштерелгән ышанычнамә (башкарма производство яклары вәкилләренә) булырга тиеш.