Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итәчәк

2022 елның 25 ноябре, җомга

2022 елның 29 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина белән берлектә гражданнарны кабул итү булачак.

Халык үзләрен кызыксындырган сорауларны “Skype” программасы аша онлайн-режимда бирә алачак. Алдан ук 8 (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International