Илдус Зарипов: «Лаеш районында коррупцияне профилактикалау программасы эшли»

2022 елның 9 декабре, җомга

Бүген коррупциягә каршы көрәш буенча Халыкара көн билгеләп үтелә. Бу уңайдан район башлыгы Илдус Зарипов Лаеш шәһәренең “Белогорье” яшьләр үзәгендә Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары һәм мәктәп укучылары белән очрашты.

"Түгәрәк өстәл" форматында балаларга коррупция юнәлешендә хокук бозулар кылган өчен җаваплылык төрләре, шулай ук ришвәт алган һәм биргән өчен җинаять җаваплылыгы турында сөйләделәр. Коррупциягә каршы профилактика, барыннан да элек, яшь буынны тәрбияләүгә кагылырга тиеш. Районда коррупциягә каршы көрәш буенча барлык чаралар күрелә, дип билгеләп үтте Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов. Ул хәбәр иткәнчә, Лаеш районында муниципаль программа эшләнгән һәм уңышлы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында төрле чаралар үткәрелә, шул исәптән яшүсмерләр һәм яшьләр өчен дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International