Яңа елдан "Лаеш" индустриаль паркы эшли башлаячак. Хәзер анда ICL компаниясенең детальләрне җитештерү өчен бина төзелеше төгәлләнеп килә, дип хәбәр итте "Иннополис" махсус икътисадый зонасы генераль директоры Ренат Хәлимов бүген брифингта.
Детальләрне үзебездә җитештерү тулысынча компьютер техникасы, ноутбуклар, сервер шкафлар өчен импортланган запас частьләрне алыштырачак. Сентябрьдә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Лаеш" индустриаль паркын федераль реестрга кертте.
Бу чыгымнар өлешен каплауга дәгъва итәргә мөмкинлек бирә. "Лаеш"ның гомуми мәйданы 116 га тәшкил итә, төп бина 8 мең кв.м.