2023 елда тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын 24 майдан 1 июльгә кадәр тапшырачак. Бу хакта Мәгариф министрлыгы приказында әйтелә. График буенча, мәктәп укучылары 24 майда тарих, физика һәм биология имтиханнарын тапшырачак.
Аннан соң 30 майда җәмгыять белеме, информатика, география һәм химия тапшырыла.
2 һәм 3 июньдә - чит телләр буенча, 6-сы рус теленнән, 9-ы математикадан имтиханнар була.
14 июньгә берьюлы берничә предмет планлаштырылган: бу әдәбият, физика, информатика, география, 17 июньдә җәмгыять белеме, биология, химия.
Аннары 1 июльгә кадәр документта тапшыру өчен резерв көннәр күрсәтелгән. Моннан тыш, укучылар имтиханнарны вакытыннан алда тапшыра алачак. Моңа аларга 21 апрельдән 16 майга кадәр вакыт бирелгән. БГИның өстәмә чоры 4-23 сентябрьдә узачак. Барлык имтиханнар да җирле вакыт буенча иртәнге 10 да башлана.