Бүген туган көнен Клавдия Егоровна Тимочкина билгели - тыл хезмәтчәне, Усад авылында яшәүче. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов котлау сүзләрен җиткерде:
"Чын күңелдән Сезне туган көне белән котлыйм! Сез үзегезнең хезмәтегез белән Лаеш районы үсешенә саллы өлеш керттегез. Илебезнең тарихи вакыйгаларында актив катнашканыгыз өчен Сезнең алда баш иям. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, озын гомер телим!"