Бүген Илдус Зарипов быел соңгы «эшлекле дүшәмбе» үткәрде. Лаеш хакимиятенең утырышлар залында район, көч структуралары җитәкчеләре, бизнес вәкилләре, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм башка тармаклар хезмәткәрләре җыелды.
Башлык барысына да башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Ел катлаулы булса да, безне тагын да күбрәк берләштерде», - диде Илдус Зарипов.