Россия Федерациясе пенсия һэм социаль иминиятлэштерү фондының Татарстан бүлекчәсен Эдуард Вафин җитәкләячәк

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

        Эдуард Яфас улы Вафин Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе карары нигезендә 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының бүлек идарәчесе итеп билгеләнде.

         Пенсия фондында һөнәри эшчәнлеген Эдуард Яфас улы Вафин 2000 елда башлады һәм төбәк ведомствосы башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгәнче бүлекчә эшчәнлегенең барлык җаваплы баскычларын үтте: икътисадый бүлекнең әйдәп баручы белгече, бюджет бүлегендә финанс белән тәэмин итү төркеменең баш белгече, Пенсия фонды Идарәсенең финанс белән тәэмин итү төркеме җитәкчесе, бюджет бүлеге башлыгы, бюджет идарәсе башлыгы, бүлек   идарәчесенең беренче урынбасары булып эшләде. 2016 елның мартында Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе итеп билгеләнде.

        Эдуард Яфас улы икътисад фәннәре кандидаты  дигән гыйльми дәрәҗә иясе, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы, күпсанлы фәнни хезмәтләр, монографияләр һәм уку әсбаплары авторы, Россия Пенсия фонды Идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәтенең  Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән .

       Эдуард Вафинның яңа вазыйфасы -  һөнәри эшчәнлегенең, дөрес стратегия һәм  идарә төпле карарларының закончалыклы баскычы ул.  Россия Пенсия фонды Татарстан бүлегенең күп еллар дәвамында дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфаты буенча лидерлык позицияләрен саклавы - шуларның уңай нәтиҗәсе .

        Исегезгә төшерәбез, Россиянең бердәм социаль фонды үз эшен 2023 елның 1 гыйнварында башлаячак. Фонд Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Берләшү ике фонд компетенциясендә булган барлык түләүләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең  тулы дәвамлылыгын күздә тота. Яңа фонд эшчәнлеген гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, ярдәм чараларын тизрәк һәм уңайлырак күрсәтүгә юнәлдерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International