Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында кайнар линия эшләтеп җибәрделәр

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетында коммуналь түләүләрне билгеләү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләтеп җибәрделәр.

8 (843) 236-36-36 телефоны буенча шалтыратырга була. Торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләү нормадан югарырак булса, мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исегезгә төшерәбез, 2022 елның декабреннән башлап, Россиянең барлык төбәкләрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең 9 %ка үзгәрүе индексы билгеләнде.

Киләсе индексация 2024 елның 1 июлендә узачак, димәк, узган ел ахырында билгеләнгән тарифлар ел ярымнан артык гамәлдә булачак. Газга бәя 6,78 сум/кубометр дәрәҗәсендә билгеләнгән Электр энергиясенә бер ставкалы тариф 4,68 сум/кВтч тәшкил итә Каты коммуналь калдыкларны күпфатирлы йортларда айга 103,93 сум/кеше тәшкил итә, ә индивидуаль торак йортларда аена 112,74 сум/кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International