Февральдә Социаль фонд медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләү күчерә башлый

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Социаль фонды бүлекчәсе февраль аеннан башлап медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күчерә башлаячак,  моның өчен сәламәтлек саклау оешмалары ай сен әлеге төр   ярдәмгә хокуклы белгечләрнең реестрын формалаштырырга тиеш була.

 Хөкүмәт карары белән кертелгән яңа  төр түләү 2023 елның гыйнварыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләренең медицина хезмәткәрләренә, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләрендә һәм бүлекләрендә эшләүче хезмәткәрләргә билгеләнә. Түләү күләме, медицина хезмәткәрләренең категориясенә һәм медицина оешмасы төренә карап, 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Түләү операторы итеп Россиянең Социаль фонды билгеләнгән,  акчалар медицина оешмаларыннан алынган мәгълүматлар нигезендә түләнәчәк. Һәр ай нәтиҗәләре буенча медицина оешмасы ярдәм алу хокукына ия хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштырырга һәм бу мәгълүматны социаль фондка тапшырырга тиеш. Реестрда, хезмәткәр турында белешмәләр белән беррәттән,  билгеләнгән өстәмә түләү күләме һәм түләү исәпләү өчен файдаланылган мәгълүматлар да күрсәтелә.

Медицина хезмәткәрләренә яңа түләү алу өчен берни дә эшләргә кирәкми - акчалар автомат рәвештә биреләчәк. Социаль фондның территориаль бүлекчәләре түләүне медицина оешмасы хезмәткәрләр реестрын формалаштырганнан һәм социаль фондка тапшырганнан соң 7 эш көне дәвамында күчерәчәкләр.

Гыйнвар ае өчен беренче түләүләр  февраль ахырында ук киләчәк. Акчалар социаль фондка  медицина оешмасы  тапшырган  счетларга  күчереләчәк.

Медицина хезмәткәрләренә яңа төр махсус социаль түләүләр Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан Социаль фондка бюджетара трансфертлар буларак күчерелә торган акчалардан финанслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International