2022 елда Атабай авыл җирлегендә эшкә йомгак ясалды. Хисап докладында җирлек башлыгы Люзия Хәлилова торак пунктны су белән тәэмин итү өзлексез алып барыла, ККК чыгару төгәл график буенча башкарыла, дип билгеләп үтте.
Быел Атабай авылында 3 яңа бункер урнаштырдылар. Хисап елында 6 лампа алыштырылды һәм 10 энергия саклаучы лампа куелды. Урам яктырту фонарьлары вакыт реле белән көйләнә.
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Пионер һәм Комсомольская урамнарына вак таш түшәү эшләре башкарылган. Планда - суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү, электр үткәргечләрнең һава линияләрен СИПка алыштыру буенча эшне Су үткәргечләре һәм Вафин Дамир урамнары, Полева урамнары буйлап башларга.