Тат.Саралы авыл җирлегендә 2022 елга йомгаклар ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды. Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында 2022 елда Татар Сараланы авылында Куйбышев урамы буенча 387 метр юлга вак таш җәйгәннәр һәм 15 яктырткыч куйганнар, Рус Сараланы авылында 40 яктырткыч урнаштырганнар һәм евроконтейнерлар сатып алган.
Моннан тыш, юлларга ремонт ясалган. Альберт Садыйков билгеләп үткәнчә, 2022 елда алар җирлек территориясен төзекләндерү буенча зур эш башкарганнар: 2 рөхсәтсез чүплек бетерелгән, чүп мәйданчыклары тирәсен җыештыру буенча өмәләр оештырылган.
2023 елда юлларны төзекләндерү эшләрен дәвам итү һәм Татар Сараланы авылында урамнарны яктырту яктырткычларын алыштыру планлаштырыла.