1 февральдән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 2023 елда Фонд күрсәтә торган барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 11,9 %ка индексацияләнде.
Бу аның составына керә торган айлык акчалата түләү (ЕДВ), социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), ана капиталы, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерү буенча түләү, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирелә торган пособие һәм башкалар.
""Социаль түләүләрне арттыру һәм ярдәм чаралары Росстат билгеләгән 2022 елда инфляция дәрәҗәсе нигезендә булачак. Шул ук вакытта индексация күләме яшәү минимумы һәм МРОТ күләменә бәйле булмаган социаль түләүләргә карата гына башкарыла ", - дип ачыклык кертте республика буенча ОСФР идарәчесе Эдуард Вафин.