Куюки авыл җирлегендә 2022 елга йомгаклар ясалды. Җирлек составына 4 торак пункт керә: Курманаково, Куюки, Мысовский, Алексеевск һәм 4 коттедж бистәсе.
Авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәетдинова хисап докладында билгеләп үткәнчә, 2022 елда Курманаково авылында үзара салым акчасына чокырларга ремонт ясаганнар, урамнарны яктырту өчен 9 фонарь куйганнар, балалар мәйданчыгы сатып алганнар, Мысовский бистәсендә Үзәк урам буйлап юл ачканнар. Моннан тыш, Мыс һәм Алексеевск бистәләрендә янгын гидранты урнаштырганнар һәм 300 метр суүткәргеч челтәрне алыштырганнар. Территорияне төзекләндерү максатыннан Мысовский бистәсендә 3 евро-контейнер һәм Курманаково авылында 4 евро-контейнер сатып алганнар.