Лаешта 2022 елдагы эшкә йомгак ясалды. Төп доклад белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев чыгыш ясады. Гражданнар җыены район башлыгы Илдус Зарипов катнашында узды. Халык коммуналь калдыкларны сортларга аеру, җәмәгать транспорты эше турында сораулар бирә алды.
Светлана Грачева Илдус Зариповка яхшы яңалык өчен рәхмәт белдерде - быел Иске Пристаньда ФАП төзеләчәк, нигез салынган инде. «Иске Пристаньда 40 ел гомер эчендә мин беренче тапкыр төзелешне күрәм, моңа кадәр барысы да җимерелде генә», - диде Светлана. Күп балалы әни тагын бер мөһим мәсьәләне күтәрде - балалар мәйданчыгы төзү. Башлык җаваплы затларга кыска вакыт эчендә мәсьәләне хәл итү вариантларын тәкъдим итәргә кушты.
Хисап елында юлларны ремонтлау һәм тротуарлар төзү буенча зур эш башкарылды, контейнерлар яңартылды һәм ККК җыю өчен мәйданчыклар төзелде, дип хәбәр итте Арефьев. Парк Экстримының 4нче чираты эше тәмамланды.