Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елын тантаналы ачу булды

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районында Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узды.

«Педагоглар - остазлар - тупланган тәҗрибәне, һөнәргә, яшь педагогларга мәхәббәтне тапшыра торган кешеләр; остаз белән яшь педагогның үзара хезмәттәшлегенә, тулаем алганда, киләчәк буынның нинди булуына бәйле. Белемегезне һәм барлык осталыгыгызны биреп, сез яшь лаешлылар лаеклы кешеләр булып үссеннәр өчен тырышасыз», - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында район башлыгы Илдус Зарипов.

Ул укытучыларга Лаеш районы мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, яшь буынны тәрбияләүдә һәм оештыруда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International