Сак булыгыз, кар төшүе ихтимал!

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Температураның сизелерлек үзгәрешен якындагы көннәрдә синоптиклар фаразлый. Көн җылынуны салкын төннәр алыштырачак. Мондый һава шартлары түбәләрдән кар төшүен китереп чыгарырга мөмкин. Бигрәк тә кар катламының дымлылык тәэсирендә өч тапкырга авыррак булуы борчый.

Түбәгә җыелган кар һәм боз массасының төшүе бик куркыныч! Җитди җәрәхәтләр алырга мөмкин. Мондый хәлдә калмас өчен, игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

Түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез:

- тротуарның тышкы ягында гына хәрәкәт итегез;

- боз еш кына су агышлылары өстендә барлыкка килә, шуңа күрә йорт фасадларының бу урыннары аеруча куркыныч, аларны читләтеп узарга кирәк;

- урам буйлап колакчаларда йөрмәгез, түбәдән төшкән кар тавышын ишетмәссез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International