Сокуры авылының “Юлчы” мәчетендә Лаеш районы имамнарының чираттагы җыелышы узды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Сокуры авылының “Юлчы” мәчетендә Лаеш районы имамнарының чираттагы җыелышы узды.
Лаеш мөхтәсибәте һәм ТР ЮХИДИ идарәсе килешүе буенча җыелышта полиция подполковнигы Шәрәфиев Динар Рифатович та катнашты. Очрашуда кунак Татарстан Республикасында ЮХИДИ эшчәнлеге турында сөйләде, имамнарның сорауларына җавап бирде.

Шулай ук Лаеш районы мәчетләрендә имам-мөхтәсиб булып хезмәт иткән мәрхүм Рәфкать хәзрәт Гатауллинны искә алып дога кылынды. Рәфкать хәзрәткә бу көннәрдә җитмеш биш яшь булыр иде, шуның егерме ике елын ул Лаеш мөселманнары оешмасын җитәкләп килгән, дин юлында күп тырышлык күрсәткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International