Игътибар! Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә!

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында татарстанлыларга "Барыгызга да игътибар!" сигналын алганда нишләргә кирәклеген аңлаттылар. "Барыгызга да игътибар" сигналын алганда, иртәгә халыкка хәбәр итү системасын сирен кабызып тикшергәндә, паникага бирелергә кирәкми.

Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Гыйсмәтов хәбәр итте. "Паникага кирәк түгел. Мөмкин булганча, йә радиоалгычны, йә телевидениене кертергә кирәк, анда халыкка нәрсәләр эшләргә кирәклеген җиткерәчәкләр. Моннан тыш, балаларга паникага бирелмәсен өчен аңлатырга кирәк ", - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International