Донбасска гомуми авырлыгы 45 тонна булган гуманитар ярдәм белән 3 фура җибәргәннәр

2023 елның 3 марты, җомга

Гомуми авырлыгы 45 тонна булган гуманитар ярдәм белән 3 фураны Донбасска Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән җибәргәннәр.

Йөк составында кер юу порошоклары, сабын, савыт-саба юу чаралары, чистарту чаралары һәм антисептиклар.

Моннан тыш, узган елның ноябрендә Ирек Богуславский күрсәтмәсе буенча Казанның танк полигонында "Нэфис" компаниясе кер юу комплексын төзеде һәм җиһазландырды, шулай ук Казан Экспо полигонына кер юу җайланмасы куйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International