ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү турында ата-аналар сорауларына җавап бирәчәк

2023 елның 3 марты, җомга

6 мартта Татарстанда мәктәпкәчә белем бирүгә һәм аннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә багышланган турыдан-туры линия ачылачак.

Бу хакта матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы хәбәр итә. Татарстанлылар сорауларына республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Йолдыз Хисамиева җавап бирәчәк.

Чара иртәнге 10нан көндезгә кадәр РФ Президентының ТР дагы кабул итү бүлмәсендә узачак. Мөрәҗәгатьләр 8 (843) 221-80-35 номеры буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International