Бу язның ял көннәре

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Бу язда татарстанлыларны дүрт кыскартылган эш атнасы көтә. Бу алдагы бәйрәмнәр белән бәйле. Бу хакта республиканың Хезмәт министрлыгы хәбәр итте. Беренче кыскартылган атна 6 марттан көтелә. Эш көне 1 сәгатькә кыскартылды, ә 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ял көне булачак.

Киләсе бәйрәмнәрне апрель аенда көтәләр. 20се яңадан бер сәгатькә кыскарачак, ә 21 апрельдә татарстанлылар Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне. 8 майда да эш көне булмаячак, чөнки ял көне якшәмбедән, 8 гыйнвардан күчерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International