Татарстанга аномаль җылы килде, дип хәбәр итә синоптиклар

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанга аномаль җылы килде, дип хәбәр итә синоптиклар. Шул көннән температура күтәреләчәк. КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләгәнчә, температура климат нормасыннан 4-5 градуска югары булачак.

Төнлә температура 5 градуска кадәр, көндез 6 градуска кадәр һәм аннан да югарырак күтәреләчәк. Мондый җылы һава атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Кар явуы әлегә саклана, әмма плюс температурасына күчү белән кар яңгырга алышыначак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International